Түбән Каманың автовокзалында яңарту буенча киң колачлы эшләр башкарылачак, нәтиҗәдә ул үзенең транспорт төене статусын кире кайтарачак, дип сөйләде Радмир Беляев НТР 24 эфирында.
Түбән Кама районы башлыгы хәбәр иткәнчә, бу җәмәгать транспорты системасын үзгәртеп кору буенча киң колачлы эш кысаларында мөһим һәм вакытлы адым булып тора.
Сүз инфраструктураны, хәрәкәт составын яңарту һәм пассажирлар өстәмә шартлар тудыру турында бара. Уңайлы көтү залы, заманча кассалар, шәһәр яны һәм бакча маршрутларына хезмәт күрсәтү — болар барысы да бер урында булачак.
Альбина Вәлиева
MAX