8нче һәм 11нче микрорайоннарының территориаль үзидарә советы рәисе Наталья Суворова, «Милосердие» үзәге хезмәткәрләре, «Геройлар таянычы» ресурс үзәге җитәкчесе ярдәмчесе Дауд Хәбибуллин, 23нче балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр, 11нче мәктәп укучылары, шулай ук «Игелекле йөрәкләр» төркеме волонтерлары мөхтәрәм шәһәрдәшкә үзләренең хөрмәтләрен һәм рәхмәтләрен белдерергә килделәр.

Рокыя Сәхәбетдинова Ленинград өлкәсенең Кронштадт шәһәрендә туган. Бөек Ватан сугышы башланганда аңа нибары 10 яшь булган. Бу авыр чорда ул әти-әнисен, аннары бер-бер артлы абыйларын югалта. «Ашыйсы килү хисен әле дә онытырлык түгел», — дип искә ала юбиляр.

Рокыя Сәхәбетдинова Түбән Камада 1973 елдан яши. 30 елдан артык ул Түбән Кама шин заводында кранчы булып эшләгән. Пенсиягә чыккач та актив тормыш рәвеше алып бара: чәчәкләр үстерә, район тормышында катнаша. Аның юмартлыгы һәм игелеге күпләргә билгеле — Рокыя апа балалар йортына һәм махсус хәрби операциядә катнашучыларга даими рәвештә ярдәм күрсәтә.