Проект түбәнкамалыларның теләк-тәкъдимнәрен исәпкә алып төзелгән. Парковка урыннары санын киңәйткәннәр, шул ук вакытта яшел зоналар да җитәрлек күләмдә сакланган.
Янәшәдә — ике балалар мәйданчыгы барлыкка киләчәк. Төзекләндерү схемасы узган елның көзендә оештырылган очрашуда каралган. Быел республика программасына Түбән Камадагы — 47, Ширәмәт авылындагы һәм Кама Аланындагы дүрт ишегалды керде.
Кайбер участокларда ремонт эшләре башланды инде. Вокзальная урамын төзекләндерүгә «Татэнерго» предприятиесе торбаларны алыштырганнан соң керешәчәкләр.
Рустам Сафин
MAX
