Посылкаларда — беренчел кирәк-ярак әйберләре, азык-төлек продуктлары, медикаментлар, төзелеш материаллары. Барысы да Татарстанның шефлыкка алынган шәһәрләрендә яшәүчеләр һәм махсус хәрби операциядә катнашучыларның теләк-тәкъдимнәре белән җыелган.

Зур ярдәмне «Бердәм Россия» партиясе күрсәткән. Битараф булмаган шәһәрдәшләрнең да өлеше зур, дип билгеләп үтте «Игелекле йөрәкләр» төркеме волонтерлары. Түбән Камада әлеге эш җайга салынган. Гуманитар ярдәм җыю пункты Химиклар проспектындагы 72 Б адресы буенча урнашкан.