Хәзерге вакытта Корабельная урамындагы 30нчы йорт ишегалдына ремонтың беренче этабы тәмамланган, подряд оешмалары зур күләмле төзелеш-монтаж эшләренә керешкәннәр: иске тротуарларны, сафтан чыккан уен һәм спорт мәйданчыкларын һәм башка элементларны сүтәләр.
2026 елда «Безнең ишегалды» республика программасы буенча Түбән Кама муниципаль районында 55 ишегалды төзекләндереләчәк, шулардан 47се — Түбән Камада, сигезе — Ширәмәт авылы белән Кама Аланы бистәсендә. Эшләр комплексы башкарыла. Билгеләнгән участокларда «Татэнерго» предприятиесе торбаларны да алыштыра.
Рустам Сафин
MAX
