Шулай ук соңгы ике көндә Мәскәү медицина клиникаларыннан тагын ике кешене чыгарганнар. Хәзер башкала хастаханәләрендә сигез зыян күрүче кала, һәм, табиблар сүзләренчә, барысында да уңай динамика күзәтелә. «Хастаханәдән чыгарылучылар белгечләр күзәтүе астында амбулатор дәвалануны дәвам итәләр.
Тулысынча савыкканчы реабилитацияләү мәсьәләсе хәл ителгән. Предприятие барлык чыгымнарны үз өстенә ала — медикаментлардан алып реабилитацияләүнең кирәкле техник чараларына кадәр», — дип хәбәр итә Түбән Кама сәламәтлек саклау идарәсенең матбугат хезмәте.
Рустам Сафин
MAX