Бу юлы 7 контрактчыны кирәк-яраклар белән тәэмин иттеләр. Сумкалар эчендә – медикаментлар, шәхси гигиена чаралары, эчке кием, азык-төлек, тәм-томнар, коры душ, савыт-саба һәм «исән калу беләзекләре». Моннан тыш, комплектта – носилкалар, пычаклар, сәгатьләр, фонарьлар, әләм, балалар язган хатлар һәм уенчыклар – Чебурашка талисманнары да бар.
6нчы һәм 7нчы микрорайоннарның территориаль иҗтимагый үзидарә советы рәисе Лиса Орлова сүзләренчә, хәрбиләр хис-кичерешләрен яшермиләр. Түбәнкамалыларга чиксез рәхмәтләрен җиткерәләр.
Гөлия Нигъмәтуллина
MAX
