Очрашу — батырлык дәресе кысаларында үткәрелә.
Яшьләр хәрбиләргә кызыксындырга сорауларын биреп, үз эшчәнлекләре белән дә таныштырдылар. Уку йортында Танкка каршы кул ярдәмендә эшли торган гранатомет өчен переходниклар ясый башлаганнар. Ул — фронт өчен кирәкле металл детальләр. Эш тулысынча цифрлаштырылган. Аларны ЧПУ токарь станогы ярдәмендә ясыйлар.
Бүген беренче партияне тапшырдылар. Әлегә 20 данә. Тиздән яңалары әзер булачак. Индустриаль техникумда бу эшнең мөһимлеген аңлыйлар.
Гөлия Нигъмәтуллина
MAX
