Түбән Кама районында психологик ярдәмгә мохтаҗ кешеләр өчен берничә бушлай хезмәт күрсәтү каналы бар. Алар тәүлек әйләнәсе ачык һәм төрле яшьтәге кешеләргә ярдәм итүгә юнәлдерелгән.
Кыен хәлгә юлыккан, киңәшкә яки психологик ярдәмгә мохтаҗ булган кешеләр махсус хезмәтләргә мөрәҗәгать итә ала. Түбән Кама районында бушлай ярдәм алу өчен берничә мөмкинлек каралган.
Ярдәм алу өчен 36-65-55 шәһәр телефонына, балалар өчен федераль ышаныч телефонына 8 (800) 2000-122 номерына (мобиль телефоннардан — 124 кыска номерына), шулай ук яшьләр өчен республика «кайнар линиясе» 8 (800) 555-22-20 телефонына шалтыратырга мөмкин.
Белгеч белән шәхсән очрашып, консультация алырга теләүчеләр «Эйдос» үзәгенә мөрәҗәгать итә ала. Белешмәләр һәм алдан язылу өчен телефон: 42-69-23.
Моннан тыш, шәһәрдә психологлар катнашында турыдан-туры очрашулар да оештырыла. Алар барышында белгечләр төрле сораулар буенча ярдәм күрсәтә һәм кирәкле киңәшләр бирә.

Альбина Вәлиева
MAX
