Түбән Камада Иҗтимагый совет эшчәнлеге, район үсеше һәм халык белән нәтиҗәле элемтә урнаштыру мәсьәләләре буенча фикер алышу узды. Совет рәисе Хәмзә Баһманов блогерлар һәм журналистлар белән очрашып, алдагы планнар һәм уртак хезмәттәшлек юнәлешләре турында сөйләде.

Чәй табыны артында узган очрашу әңгәмә форматында оештырылды. Хәмзә Баһманов Иҗтимагый советның төп эш юнәлешләре һәм киләчәккә планнары белән таныштырды.

Быел совет составы яңартылды. Аның эшенә шәһәр һәм район үсеше белән кызыксынган, актив гражданлык позициясенә ия, нәтиҗәле хезмәт итәргә әзер яшьләр дә кушылды.

Очрашуда блогерлар һәм журналистлар халык өчен ачык, ышанычлы һәм һәркем файдалана алырлык бердәм мәгълүмати мохит булдыруның мөһимлеген ассыкладылар. Яклар бу юнәлештә бергәләп эшләргә, җәмгыять өчен мөһим темаларны киңрәк яктыртырга килеште.

Җәмәгать вәкилләре һәм контент авторлары алга таба да актуаль мәсьәләләр буенча фикер алышулар үткәрергә һәм мондый очрашуларны дәвам итәргә килешүгә иреште.