Түбән Кама укучысы Данир Фәйрушин җәйге каникулларын гуманитар ярдәм җыю пунктында үткәрә. Егет үз теләге белән волонтерлар сафына кушылган һәм көн саен коры душ әзерләүдә ярдәм итә.

Данир Фәйрушин быел 9нчы сыйныфны тәмамлаган. Каникулларын файдалы үткәрергә теләп, ул үз теләге белән гуманитар ярдәм җыю пунктына килгән. Биредә яшь волонтер коры душ өчен кирәкле материаллар әзерли һәм волонтерларга ярдәм итә.

Данир әйтүенчә, махсус хәрби операция зонасында аның туганы инде өч ел хезмәт итә. Шуңа күрә ул да читтә калмаска һәм үзеннән килгәнчә ярдәм күрсәтергә булган.

Гуманитар ярдәм пунктында күптәннән эшләүче волонтерларның берсе — Руслан Шәмсетдинов. Ул берничә ел дәвамында 3D-принтер ярдәмендә дроннар өчен кирәкле өлешләр ясый һәм аларны гуманитар ярдәм белән бергә җибәрү өчен әзерли.

Волонтерлар әйтүенчә, ярдәм итәргә теләге булган һәркем бу эшкә кушыла ала. Гуманитар ярдәм җыю пункты Химиклар проспектындагы 72Б йорт адресы буенча урнашкан.