Татарстанда бәрәңге кыйммәтләнүен дәвам итә. 29 июньнән 6 июльгә кадәр бер атна эчендә аның уртача бәясе 61,5 сумнан 71,1 сумга кадәр күтәрелгән. Бу — 16%ка күбрәк.
Бух акта Татарстан Республикасы буенча Федераль дәүләт статистикасы хезмәте хәбәр итә.
Алдагы хисап чорында, 22–29 июнь аралыгында, бәрәңге бәясе 13%ка арткан иде.
Башка яшелчәләр дә кыйммәтләнгән. Мисал өчен, кишер бәясе якынча 9%ка, кәбестә — 7%ка, ә суган 3%ка күтәрелгән.

Альбина Вәлиева
MAX
