Түбән Кама автоинспекторлары «Лада» автомобилен йөртүче 32 яшьлек ир-атны тоткарлаганнар.

Тикшерү күрсәткәнчә, моңа кадәр дә ул исерек килеш транспорт чарасы белән идарә иткән өчен җаваплылыкка тартылган булган. Хокук бозучы үз гаебен таныган.

Суд аны ике елга машина йөртү таныклыгыннан мәхрүм итеп, 360 сәгатькә мәҗбүри эшкә җибәрә. Хөкем карары әлегә үз көченә кермәгән.