Түбән Кама районының Балчыклы авылында православие динен тотучылар изге апостоллар Петр һәм Павел бәйрәмен билгеләп үттеләр.

Изге апосталларны монда аеруча хөрмәт итәләр. Гыйбадәт кылу чараларыннан соң, иконалар белән тәре йөреше оештырыла. Храмнан — Изге чишмәгә кадәр.

Дин тотучылар тынычлык, сәламәтлек һәм район иминлеге өчен дога кылдылар. Балчыклы авылында яшәүчеләр билгеләп үтүенчә, гыйбадәтханәдә беренче бәйрәм 12 ел элек нәкъ менә Петр һәм Павел көнендә үткәрелгән.