25 июльдә Түбән Кама районының Югары Чаллы авылында авыл көнкүрешенә, халык йолаларына багышланган «Авылча» этнофестивале узачак.

Чара 16 интерактив локацияне үз эченә алачак. «Халык остаханәсе» мәйданчыгында кунаклар келәм туку, чигү, агачка уеп ясау, шулай ук милли баш киемнәрен — түбәтәй һәм калфак бизәү буенча мастер-класслар узачак.

Моннан тыш, түбәнкамалылар аш-су әзерләү серләренә төшенә һәм татар халкының хуҗалык эшләрен өйрәнә алачаклар.
Актив ял яратучылар өчен атларда һәм агротехникада йөри мөмкинлеге булдырыла. Ярминкәдә җирле фермерлар үз продукцияләрен тәкъдим итәчәкләр. Кунаклар өчен күргәзмәләр һәм фотозоналар эшләячәк. Бәйрәм кысаларында җирле коллективлар катнашында театральләштерелгән концерт программасы планлаштырылган.

Этнофестивальдә Илназ Бах һәм Гүзәл Идрисова Азалия Яфясова һәм Альбина Абрамова чыгыш ясаячаклар.

Чара 25 июльдә 12:00 сәгатьтә башлана, керү ирекле.