Казанда «АгроВолга — 2026» агросәнәгать күргәзмәсе дәвам итә. 

Икенче көнне «Агроволга гүзәле» сөтчелек юнәлешендәге нәселле терлекләрне үрчетү буенча V Республика конкурсы узды. Төп титул — гранд-чемпион — Түбән Кама муниципаль районының «Орсиз-Агро» җәмгыяте танасына бирелде.

Предприятие үзен  шулай ук һөнәри зачетта танытты: хуҗалык вәкиле Валерий Сармаев белгечләр арасында икенче урынны алды.