Быел Татарстан урманнарында ял итүчеләр өчен 225 махсус мәйданчык төзекләндерелгән. Бу хакта ТР Урман хуҗалыгы министрлыгының урман фондын саклау һәм яклау секторы җитәкчесе Әнәс Сөнгатуллин хәбәр итте.

Аның сүзләренә караганда, гражданнар өчен ял урыннарын тәртипкә китерү урманнарның янгын куркынычсызлыгын тәэмин итүгә юнәлдерелгән чаралар комплексының мөһим өлеше булып тора. Махсус җиһазландырылган мәйданчыклар кешеләрнең рәсми булмаган урыннарда ял итү очракларын, шулай ук ут чыгу куркынычын сизелерлек киметә.

«Урманчылар халык арасында аңлату-профилактика эшләрен даими алып бара. Бу юнәлештә янгын хәвефсезлеге турында кисәтү баннерлары, аншлаглар һәм мәгълүмат такталары куела, листовкалар һәм буклетлар таратыла. Шулай ук урманнарны саклау һәм янгыннарны булдырмауга багышланган агарту акцияләре дә үткәрелә», — дип белдерде Әнәс Сөнгатуллин.

Урман янгыннары мәйданын киметү Татарстанда гамәлгә ашырылучы «Татарстан Республикасында урманнарны саклау» төбәк проектының төп нәтиҗә күрсәткечләренең берсе санала. Әлеге проект «Экологик иминлек» илкүләм проекты составындагы «Урманнарны саклау» федераль проекты кысаларында тормышка ашырыла.