Түбән Кама муниципаль район башлыгы Радмир Беляев махсус хәрби операциядә катнашучылар арасында һөнәри осталык буенча «Абилимпикс-2026» илкүләм чемпионатында җиңүчеләр белән очрашты.
«Абилимпикс» җиңүчеләре билгеләп үткәнчә, чемпионат махсус хәрби операциядән кайткан ветераннарга һөнәри реабилитация узу, яңа юнәлешләр һәм һөнәрләр үзләштерү, киләчәк карьераларын ышанычлы үстерү өчен киң мөмкинлекләр ача. Исегезгә төшерәбез, быел түбәнкамалылар исәбендә 7 медаль: 3 алтын, 2 көмеш һәм 2 борнза.
Чемпионатта безнең шәһәрдән 14 кеше катнашты.

Гөлия Нигъмәтуллина
MAX
