Сишәмбе көнне җылы, җәйге һава торышы белән сөендерәчәк, явым-төшем көтелми. Төнлә термометр баганалары +13…+18°C градус күрсәтәчәк, көндез +25…+30°C кадәр җылыначак. Җил төньяктан, секундына 5-10 метр тизлеккә кадәр исәчәк.
Алмашынучан болытлы көн булачак, ләкин җитди яңгырлар көтелми. Сәфәрләр, дачага бару яки ачык һавада дуслар белән очрашу өчен менә дигән мөмкинлек. Иң мөһиме — эссе вакытта баш киеме һәм су турында онытмау!

Гөлия Нигъмәтуллина
MAX
