Түбән Камада Химиклар проспектында юл хәрәкәтен оптимальләштерү эшләре дәвам итә. Якын арада 53 нче йорт янында Төзүчеләр проспектына таба баручы автомобильләр өчен яңа борылыш участогы оештырылачак.

Элегрәк маневр ясау өчен машина йөртүчеләргә «Гаилә» паркына кадәр диярлек барып җитәргә туры килгән. Яңа борылыш юлны кыскартырга һәм әлеге участокта хәрәкәтне бушатырга мөмкинлек бирәчәк. Капма-каршы юнәлештә булган борылыш сакланачак, әмма аның урыны аз гына күчереләчәк.

Белгечләр объектта эшне дәвам итәләр, шуңа бәйле рәвештә автомобильчеләрдән вакытлыча юл билгеләре таләпләрен үтәүне һәм хәрәкәт итү маршрутларын алдан планлаштыруны сорыйлар.