Татарстанда «Татарстан Республикасының иң яхшы товарлары һәм хезмәтләре» дип аталган XXIII республика конкурсына йомгак ясалды. Әлеге бәйге ел саен үткәрелә һәм ул «Россиянең иң яхшы 100 товары» бөтенроссия конкурсының төбәк этабы булып тора.
Бәйгенең төп максаты — республика җитештерүчеләренә ярдәм итү, алар җитештергән товарларның һәм күрсәтелгән хезмәтләрнең сыйфатын бәяләү, шулай ук Татарстанны заманча һәм ышанычлы җитештерү төбәге буларак таныту.
Проектта республиканың төрле шәһәр һәм районнарыннан килгән предприятие һәм оешмалар катнаша. Конкурста икътисадның төрле өлкәләре тәкъдим ителә. Алар арасында нефть химиясе, машина төзелеше, азык-төлек җитештерү, җиңел сәнәгать, медицина, социаль хезмәтләр һәм башка юнәлешләр бар.
Конкурсны Татарстан Республикасының Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, Татарстан Сәүдә-сәнәгать палатасы һәм Татарстандагы Росстандартның стандартлаштыру, метрология һәм сынаулар дәүләт төбәк үзәге оештыра. Мәгълүмати ярдәмне «Татмедиа» республика агентлыгы күрсәтә.
Быелгы бәйгедә катнашырга 215 предприятие, оешма һәм халык һөнәрләре остасы гариза тапшырды. Алар жюрига барлыгы 358 төр товар һәм хезмәт тәкъдим итте.
Конкурс эшләрен ун эксперт комиссиясе бәяләде. Алар составында министрлыклар, дәүләт ведомстволары һәм контроль органнардан 40тан артык белгеч эшләде. Экспертлар продукциянең сыйфатын гына түгел, ә хезмәткәрләр өчен куркынычсызлык шартларын, экологик җаваплылыкны, энергияне нәтиҗәле куллануны һәм башка мөһим күрсәткечләрне дә исәпкә алды.
Белгечләр фикеренчә, Татарстан предприятиеләре бүгенге икътисади шартларда нәтиҗәле эшли, үз технологияләренә һәм мөмкинлекләренә таянып, базарда көндәшлеккә сәләтле продукция җитештерә. Шулай ук күпчелек компанияләрнең җитештерүне яңарту, заманча технологияләр кертү һәм идарә итү системаларын камилләштерү юнәлешендә актив эш алып баруы да билгеләп үтелде.
Эксперт бәяләмәсе нәтиҗәләре буенча оештыру комитеты җиңүчеләр исемлеген раслады. Быел 156 катнашучы лауреат исеменә лаек булды. Моннан тыш, 139 катнашучы I дәрәҗә диплом, ә тагын 27се II дәрәҗә диплом белән бүләкләнде. Җиңүчеләрнең тулы исемлеге Татарстандагы стандартлаштыру, метрология һәм сынаулар дәүләт төбәк үзәге сайтында урнаштырылган.
Хәзерге вакытта «Россиянең иң яхшы 100 товары» Бөтенроссия конкурсының федераль этабында катнашу өчен гаризалар кабул ителә.

Альбина Вәлиева
MAX
