Химиклар проспектында юл өслегенең өске асфальт-бетон катламын яңарту эшләре башкарылачак. Шуңа бәйле рәвештә транспорт хәрәкәтенә вакытлыча чикләүләр кертелә.

23 июльдән 24 июльгә кадәр Химиклар — Вахитов проспектлары боҗрасыннан Бакый Урманче урамына кадәр юлның так ягы автомобильләр өчен ябылачак. Әлеге участокның җөп ягында — Химиклар — Вахитов проспектлары боҗрасыннан алып Химиклар — Төзүчеләр проспектлары киселешенә кадәр реверсив хәрәкәт оештырылачак.

25–27 июльдә Вахитов проспекты боҗрасыннан Корабельная урамы белән киселешкә кадәрге юлның так ягы тулысынча ябылачак. Транспорт хәрәкәте җөп як буенча оештырылачак: реверсив хәрәкәт Вахитов проспекты боҗрасыннан Корабельная урамы белән киселешкә кадәрге участокта гамәлдә булачак.

Юл хәрәкәтендә катнашучылардан сәфәр маршрутларын алдан ук планлаштыруларын, мөмкин булган очракта әйләнеп узу юлларыннан файдалануларын, шулай ук юл билгеләре һәм вакытлыча урнаштырылган күрсәткечләр таләпләрен төгәл үтәүләрен сорыйлар.