Татарстан Республикасы җитәкчесе Рөстәм Миңнеханов, Тәтеш районы ветеринар фельдшеры Татьяна Спиринаны «Һөнәре буенча иң яхшы» Бөтенроссия һөнәри осталык конкурсында җиңүе белән котлый. Бу хакта ул республика башлыгының МАКС каналындагы рәсми битендә хәбәр итте.

Элегрәк Татьяна Спиринаның «Һөнәре буенча иң яхшы» Бөтенроссия һөнәри осталык конкурсының федераль этабында ветеринария фельдшерлары номинациясендә җиңүче икәне билгеле булды. Ярышлар 21 һәм 22 июльдә Мордовиядә узды.

«Без Татьяна Спиринаны чын күңелдән котлыйбыз. Безнең яшь белгечләребезнең мондый югары һөнәри осталык күрсәтүе бик сөендерә», — дип язды Татарстан лидеры.

Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, җиңүчегә нибары 24 яшь, ә инде биш елдан артык ветеринар булып хезмәт итә. «Бу җиңү — яңадан-яңа үрләр яулау өчен зур этәргеч булсын, киләчәктә хезмәт юлында тагын да зур уңышларга ирешүенә юл ачсын!» — дип өстәде ул.

Исегезгә төшерәбез, 2025 елдан башлап «Һөнәре буенча иң яхшы» конкурсы «Кадрлар» илкүләм проекты кысаларында үткәрелә.