Йорт фасадларындагы кимчелекләрне вакытында ачыклау биналарның куркынычсызлыгын тәэмин итәргә һәм җитди төзекләндерү эшләрен булдырмый калырга ярдәм итә. Шуңа күрә «Жильё» идарәче компаниясе шәһәр халкын йортларның тышкы өлешендәге җитешсезлекләр турында хәбәр итәргә чакыра.
Әгәр йорт фасадында ярыклар, штукатурка кубуы яки башка төрле кимчелекләр күрсәгез, бу хакта гариза калдырырга мөмкин.
Моның өчен диспетчер хезмәтенә 8 (8555) 35-06-60 телефоны буенча шалтыратырга яки «Жильё» идарәче компаниясенең мобиль кушымтасы аша мөрәҗәгать итәргә кирәк.
Гариза алынганнан соң белгечләр урынга чыгып, фасадның техник торышын тикшерәчәк. Аның нәтиҗәләре буенча кирәкле ремонт эшләре башкарылачак.
Белгечләр искәрткәнчә, шәһәр халкының вакытында хәбәр итүе йортларның куркынычсызлыгын тәэмин итәргә, шулай ук фасадтагы җитди зыяннарны булдырмый калырга ярдәм итә.

Альбина Вәлиева
MAX
