Түбән Кама районында Майская Горка авылына илтүче юлны капиталь ремонтлау тәмамланды. Озынлыгы якынча бер чакрым булган яңартылган участок торак-пунктны Яңа Чишмә – Түбән Кама автомобиль юлы белән тоташтыра.
Эшләрне «Татавтодор» акционерлык җәмгыяте юл-урам челтәрен норматив хәлгә китерү буенча төбәк программасы кысаларында башкарды. Проектны финанслау күләме 30 миллион сум тәшкил итте.

Хәрәкәтне ачу тантанасында Түбән Кама мэры Радмир Беляев катнашты. Район башлыгы әлеге юлның территорияне үстерү өчен стратегик әһәмияткә ия булуын билгеләп үтте. Бистәдә күп балалы гаиләләр өчен җир кишәрлекләре бирелә. Ә үзәк юлның булуы инфраструктураны үстерүгә һәм янәшәдәге территорияләрне төзекләндерүгә мөмкинлекләрне арттыра.

«Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләр советы» ассоциациясе рәисе Әгъзәм Гобәйдуллин халыкның тормыш сыйфатын күтәрү юллардан башлана, дип ассызыклады. Бүген республикада авылларны һәм торак пунктларны тоташтыручы юлларны яңартуга аерым игътибар бирелә.

Яңа юл Майская Горка авыл җирлегендә яшәүче 75 кешенең транспорттан файдалану мөмкинлеген яхшыртыр, шулай ук авылны алга таба үстерү һәм төзекләндерү өчен ныклы нигез булыр дип көтелә.

Альбина Вәлиева
MAX
