Мобиль поликлиникалар, Татарстанның 27 районына барып, 22 меңнән артык кешене тикшергән. ТР сәламәтлек саклау министры Альмир Абашев социаль челтәрләрдә шул хакта хәбәр итте.
Бүген биш «мобиль поликлиника» республиканың ерак районнарында эшен дәвам итә. Профилактик ярдәмне, шул исәптән «Озын һәм актив тормыш» илкүләм проекты буенча диспансерлаштыру кысаларында да, Республика клиник хастаханәсе, Төбәкара клиник-диагностика үзәге, Казанның 7нче шәһәр хастаханәсе, Чаллының 5нче шәһәр хастаханәсе һәм Әлмәт районы күп профильле хастаханәсе белгечләре күрсәтә.

Гөлия Нигъмәтуллина
MAX
