Химиклар проспектында юл ремонты сәбәпле, 29 нчы һәм 30 июль көннәрендә берничә автобус маршруты үзгәрәчәк. Бу хакта администрациянең матбугат хезмәте хәбәр итә.

  • 10 нчы мартшурт: Автовокзал — Корабельная ур. — Яшьлек ур. — Химиклар пр. — 36 мкр. — 35 мкр. — Корабельная ур. — Яшьлек ур. — Тын Аллея — Октябрьнең 50 еллыгы һәм алга таба маршрут буенча.
  • 56 нчы маршрут: Автовокзал — Вокзал ур. — Химиклар пр. — 35 мкр. — Корабельная ур. — Студентлар ур. — Төзүчеләр пр., 52 һәм алга таба маршрут буенча.
  • 59 нчы маршрут: 2 нче шәһәр хастаханәсе (НКЦ ягына) — Сөембикә пр. — Тынычлык пр., 73 — Табиев ур. — Төзүчеләр пр. — Студентлар ур. — Гайнуллин ур. — 36 мкр. — Химиклар пр. — 36 мкр. — 37 мкр. — Корабельная ур. — Яшьлек ур. — «Кама» кунакханәсе — базар — НКЦ.

Исегезгә төшерәбез, 2 көнгә Химиклар проспектының җөп ягында транспорт хәрәкәте (борылышларны һәм чыгу юлларын да кертеп) тулысынча туктатылачак — Корабельная юл киселешннән алып Төзүчеләр проспектына кадәр. Шул ук участокның так ягында ике яклы хәрәкәт оештырылачак.