Түбән Кама тарихының беренче битләрен язган кешеләрнең берсе — Альбина Дырановага 85 яшь тулды. Сугыш еллары авырлыкларын кичергән хатын-кыз соңрак яшь шәһәр төзелешендә катнаша һәм гомеренең зур өлешен Түбән Каманың үсешенә багышлый.

Альбина Павловна Түбән Кама төзелеше башланган чорны бүген дә ачык хәтерли. Кайчандыр буш кыр булган урында шәһәр күтәрелүенә шаһит буларак, ул беренче төзүчеләр сафында тора. Авыр хезмәт шартларына карамастан, алар булачак шәһәрнең нигезен салу өчен көнне-төнгә ялгап эшли.

Аклы-каралы фотоларда — Түбән Каманың тәүге адымнары. Беренче йортларга нигез салынган мизгелләр, төзелеш мәйданындагы тырыш хезмәт — болар барысы да Альбина Павловнаның күңелендә саклана.

«Ул вакытта без штукатурканы „буржуйка“ мичендә киптерә идек, бригада белән төнгелеккә дә калдык. Хезмәтебез юкка чыкмасын дип. Икешәр кеше чиратлашып кизү тордык», — дип искә ала ул.

Хезмәт юлын гади эшче булып башлаган Альбина Дыранова соңрак өлкән инженер вазифасына кадәр күтәрелә. Ул Евгений Королёв, Рафаэль Глянц, Григорий Пикман кебек танылган төзүчеләр белән бергә эшли. Аның өчен Төзүчеләр проспекты — шәһәр белән бәйле иң кадерле урыннарның берсе.

Әмма Альбина Дыранованың тормыш юлы җиңел булмый. Балачагында ул әнисе, ике абыйсы һәм ике апасы белән дошман кулына эләгә. Гаилә сугыш тәмамланганчыга кадәр әсирлектә була. Авыр сынауларга карамастан, ул тормышка булган ышанычын саклап кала.

Сугыштан соң гаиләсе белән Дмитриевка авылына күчеп килә. Соңрак язмышын Түбән Кама төзелеше белән бәйли. 

«Миңа ике туганым кунакка килде. Без Яр Чаллыда булдык. Мин алардан: „Яшәү өчен кайсы шәһәрне сайлар идегез?“ — дип сорадым. Алар озак уйлап тормыйча: „Түбән Кама“, — дип җавап бирделәр. Чөнки ул уңайлы һәм матур шәһәр, диделәр. Шулкадәр сөендем — димәк, безнең шәһәр кешеләргә ошый», — дип уртаклаша ул.

85 яшьлек юбилее уңаеннан Альбина Дыранованы СТОС һәм Ветераннар советы вәкилләре котлады. Түбәнкамалы бүген дә актив тормыш алып бара: мәктәп укучылары, студентлар белән очраша, Бөек Ватан сугышы вакыйгалары һәм Җиңүнең бәясе турында сөйли. Аның иң зур теләге — дөньялар тыныч һәм имин булсын.