Түбән Камада Татарстан Республикасы көнен ике мәйданда билгеләп үтәчәкләр.
30 августта түбәнкамалылар Татарстан Республикасы көнен билгеләп үтәчәк. Бәйрәм чаралары берьюлы ике мәйданда — «Гаилә» паркында һәм Габдулла Тукай исемендәге уку һәм ял паркында узачак.
«Гаилә» паркы:
- 12:00–19:00 — «Осталар берлеге» ярминкәсе;
- 13:00–16:00 — 1нче балалар сәнгать мәктәбе чыгарылыш укучыларының «Минем Түбән Камам» дизайн-проектлары фестивале;
- 13:00–14:00 — Яшьләр эшләре идарәсе оештырган «Киләчәкне булдыр» бәйрәм концерты;
- 14:00–16:00 — мастер-класслар;
- 14:00–16:00 — өстәмә белем бирү учреждениеләрендә тәрбияләнүчеләрнең «Игелекле йөрәкләр илендә» бәйрәм концерты;
- 18:00–19:30 — «Мирас» район мәдәният йортының «Кояшлы җәй» концерт программасы.
Габдулла Тукай исемендәге уку һәм ял паркы:
- 11:00–19:00 — Татарстан Республикасы көне кысаларында «Смена 2026» китап фестивале. Чара СИБУРның «Яхшы эшләр формуласы» социаль инвестицияләр программасы ярдәмендә оештырыла;
- 15:00–16:00 — «НК-60» юбилей китабын тәкъдим итү.
Альбина Вәлиева
MAX
