Бензин белән эшли торган печән чапкыч урлауда шикләнелүче тоткарланган. Зыян салучы Химиклар проспектында урнашкан уку йортына тәрәзәне ватып кергән.

Видеокүзәтү камералары язмалары ярдәмендә полиция хезмәткәрләре шикләнелүченең шәхесен ачыклаган һәм аны тоткарлаган. Ул моңа кадәр дә шундый ук җинаятьләр кылган өчен хөкем ителгән 35 яшьлек ир-ат булып чыккан.

Тоткарланучы гаебен таныган һәм печән чапкычны комиссия кибетенә тапшырганын сөйләгән. Полиция урланган әйберне кайтарган. Гаепләнелүчегә карата җинаять эше кузгатылган. Ир-атка биш елга кадәр ирегеннән мәхрүм итү җәзасы яный.