Каты коммуналь калдыклар белән эш итү буенча төбәк операторы «Гринта» шәхси счетларны тикшергән. Нәтиҗәдә, чүп чыгару өчен түләү исәпләнмәгән 3 меңгә якын йорт хуҗалыгы ачыкланган. Аларның 248е Түбән Кама районында урнашкан.
Әлеге йортларның хуҗаларына хезмәт өчен түләү яңадан исәпләнәчәк. Тиешле суммалар якын арада киләчәк квитанцияләрдә күрсәтеләчәк, дип хәбәр итә төбәк операторының матбугат хезмәте.
«Гринта» искәрткәнчә, закон нигезендә торак хуҗалары каты коммуналь калдыклар белән эш итү буенча төбәк операторлары белән килешү төзергә һәм милеккә хокук барлыкка килгән көннән башлап әлеге хезмәт өчен түләргә тиеш.
Гөлия Нигъмәтуллина
MAX
