Татарстанда 27 августтан көннәр бераз суытачак. Көндез һава температурасы +20 градустан артмаячак.

Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә. 27 августта республикада болытлы һава торышы көтелә. Кайбер районнарда яңгыр явачак. Көнбатыштан һәм төньяк-көнбатыштан секундына 7–12 метр тизлектә җил исәчәк. Көндез аерым районнарда җилнең тизлеге секундына 14 метрга кадәр җитәргә мөмкин.