Түбән Камада яшәүче 892 кеше республиканың Электрон мактау тактасына кертелгән. Алар арасында шәһәр һәм район үсешенә үз хезмәте белән өлеш керткән журналистлар, мәдәният хезмәткәрләре, җитештерү һәм башка тармак вәкилләре бар.
Шуларның 21енә таныклыклар «Гаилә» паркында узган Хезмәт һәм батырлык фестивалендә тапшырылды. Лауреатлар арасында журналистика өлкәсендә 35 елдан артык хезмәт куйган Фәрит Имамов та бар. Соңгы ун елда ул «Туган як» газетасын җитәкли. Бу — Түбән Камада татар телендә нәшер ителүче бердәнбер басма. Баш мөхәррир Электрон мактау тактасына кертелүен зур хөрмәт дип бәяли.
Тагын бер лауреат — Гүзәлия Гыйбадуллина. Ул татар телен, мәдәниятен һәм туган як мирасын саклауга зур өлеш керткән. Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, хезмәт ветераны һәм Кол Гали исемендәге милли китапханә мөдире буларак, ул туган якны өйрәнү материаллары белән эшли, сценарийлар әзерли, текстлар редакцияли һәм тәрҗемә итә, китапханә хезмәткәрләренә остазлык итә.
Фестивальдә 21 түбәнкамалыны хөрмәтләделәр. Аларга Электрон мактау тактасына кертелүләрен раслаучы таныклыкларны шәһәр мэры Радмир Беляев тапшырды.
Республиканың Электрон мактау тактасы Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов карары белән булдырылган. Анда Түбән Кама районында яшәүче 892 кеше урын алган. Хезмәт алдынгыларының фотолары һәм алар турындагы мәгълүмат порталда бер ел дәвамында сакланачак. Аннан соң исемлек яңартылачак.
Альбина Вәлиева
MAX
