Түбән Камада 79 яшьлек хатын-кыз мошенникларга 2 миллион 885 мең сум акчасын күчергән. Бу хакта Түбән Кама районы буенча Эчке эшләр министрлыгы идарәсе хәбәр итә.
Башта аңа элек эшләгән оешмасындагы баш инженер исеменнән шалтыраталар. Хатын-кызга аның фамилиясе мошенниклыкта катнашкан хезмәткәрләр исемлегендә булуы турында әйтәләр. Аннары үзен ФСБ хезмәткәре дип таныштырган кеше шалтыратып, аны тагын да ныграк куркыта: имеш, аның банк счетларыннан законсыз эшчәнлекне финанслауга акча күчерелә, һәм моның өчен ул төрмәгә эләгергә мөмкин.
Куркып калган пенсионер мошенникларга ышана һәм алар кушканча, җыйган акчаларын төрле счетларга күчерә башлый. Алдау хатын-кыздан фатирын да сатуга куюны сорагач кына ачыклана. Пенсионер бу турыда риелторга сөйли. Ул шунда ук полициягә мөрәҗәгать итә. Әлеге факт буенча җинаять эше кузгатылган.
Полиция тагын бер кат искәртә: банк һәм махсус хезмәтләр хезмәткәрләре телефон аша акчаны «куркынычсыз счетка» күчерергә, фатир яки башка милекне сатырга кушмый. Шундый шалтырату алсагыз, мошенниклар белән сөйләшүне туктатып, 102 номерына шалтыратыгыз.
Альбина Вәлиева
MAX
