Түбән Камада Корабельная урамындагы кибеттән товарлар урлауда шикләнелгән 41 яшьлек ир-ат тоткарланган.
Тикшерү фаразы буенча, ул 21 һәм 24 августта кибеттән 8 мең сумнан артык бәядәге товарларны урлаган. Россия Эчке эшләр министрлыгының Түбән Кама районы буенча идарәсе матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, ир-ат үз гаебен таныган.
Әлеге факт буенча Россия Федерациясе Җинаять кодексының 158нче маддәсе 1нче өлеше («Урлау») нигезендә җинаять эшләре кузгатылган. Тикшерү дәвам итә.
Альбина Вәлиева
MAX
