Түбән Камада көзге каникуллар вакытында юлларда тикшерү уздырганнар. Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре йөртү таныклыгы булмаган 18 яшьлек егетне питбайкта барганда туктаткан. Йөртүче дә, аның белән барган 19 яшьлек пассажир кыз да мотошлемсыз булган.
Инспекторлар яшьләргә карата административ беркетмәләр төзегән. Егетне мотошлемсыз йөргәне һәм машина йөртү таныклыгы булмаганы өчен, ә пассажир кызны шлемсыз барганы өчен җаваплылыкка тартканнар.
Питбайкны эвакуатор белән махсус саклау урынына алып киткәннәр. Бу хакта Түбән Кама районы буенча Эчке эшләр идарәсенең Дәүләт автоинспекциясе матбугат хезмәте хәбәр итә.
Исегезгә төшерәбез: соңгы өч айда Түбән Камада ике тәгәрмәчле транспорт катнашындагы юл-транспорт һәлакәтләрендә 75 яшүсмер зыян күргән.
Альбина Вәлиева
MAX