Әлеге очрак Түбән Кама сусаклагычында теркәлгән. 72 яшьлек ир-ат һәм аның 40 яшьлек улы моторлы көймәдә килеп, махсус җайланмалар ярдәмендә 12 меңнән артык кысла тотканнар, әмма хокук сакчылары аларны җинаять өстендә эләктергән.
Әтиле-уллы үз гаепләрен тулысынча таныган. Алар тотылган кыслаларны җирле халыкка сатырга планлаштырганнар.
Оператив хезмәткәрләр моторлы көймәне һәм 35 җайланманы тартып алган. Тотылган кыслалар кабат сулыкка җибәрелгән. Белгечләр бәяләвенчә, әлеге браконьерлык нәтиҗәсендә табигатькә килгән зыян 1,4 миллион сумнан артып киткән.
Тоткарланучыларга карата су биоресурсларын законсыз тоту маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган. Тикшерү вакытына алар иректә калачак, әмма читкә китмәү һәм тиешле тәртип саклау турында имза астында булачаклар.
Альбина Вәлиева
MAX
