20 июльдә Түбән Каманың ашыгыч хезмәтләренә Красный Ключ бистәсендәге «Автомобилист» гараж кооперативы территориясендә янгын чыгу турында хәбәр килде.

«Автомобилист» кооперативындагы гараж хуҗасы янгыннан соң авыр хәлдә хастаханәгә озатылган. Гәүдәсендә, битендә һәм кулларында икенче дәрәҗәдәге пешүләр ачыкланган. Сәбәбе – бокска керү урынында ук янып киткән битум сыекчасы. Ялкынны порошоклы янгын сүндергеч белән сүндергәннәр. Зыян күргән мәйдан нибары ярты квадрат метр тәшкил итә, ләкин бу ир-атка Түбән Кама хастаханәсенең хирургия бүлеге реанимациясенә эләгү өчен җиткән. Янгын чыгуның беренчел сәбәбе – ут белән саксыз эш итү. Урында барлыгы 16 кеше һәм 6 берәмлек техника эшләгән.