Түбән Камада яшәүче 25 яшьлек хатын-кыз мошенниклар тозагына эләгеп, зур күләмдә акчасыннан колак каккан. Җинаятьчеләр аны хезмәт хакы белән бәйле ялган хәбәр ярдәмендә ышандырып, банк карталарыннан акча күчерергә мәҗбүр иткән.
Зыян күрүченең сүзләренә караганда, башта аңа хисапчы исеменнән хезмәт хакы күләме үзгәрүе турында хәбәр килгән. Хатын-кыздан күрсәтелгән сылтама аша кереп, «Дәүләт хезмәтләре» порталындагы шәхси мәгълүматларын кертүне сораганнар.
Озак та үтми, аңа билгесез кешеләр шалтыратып, акчаларының чит илгә күчерелүе турында әйтте. Мошенниклар күрсәтмәләренә ышанган хатын-кыз берничә банк картасыннан акча алган һәм аны алар әйткән исәп-хисапларга күчергән. Нәтиҗәдә, түбәнкамалы 800 мең сумнан артык акчасын югалткан.
Әлеге факт буенча җинаять эше кузгатылган.
Белгечләр искәртә: таныш булмаган кешеләр җибәргән сылтамалар аша шәхси мәгълүматларны кертергә, шулай ук банк карталары һәм счетлар белән бәйле мәгълүматны чит кешеләргә хәбәр итәргә ярамый.

Альбина Вәлиева
MAX
