Соңгы алты ай эчендә Түбән Кама районында 76 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән. Аларда 6 кеше һәлак булган, тагын 100 кеше төрле дәрәҗәдәге имгәнүләр алган. Бу хакта Россия Эчке эшләр министрлыгының Түбән Кама районы буенча Дәүләт автоинспекциясе бүлеге җитәкчесе вазифаларын вакытлыча башкаручы Вилдан Фәрхетдинов хәбәр итте.
Узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда, быел юл-транспорт һәлакәтләре һәм аларда зыян күрүчеләр саны кимегән. Әмма аварияләрнең нәтиҗәләре җитдирәк була бара. Шуңа күрә юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итүгә юнәлдерелгән профилактик чараларга аерым игътибар бирелә.
Бу максаттан Түбән Кама районы Дәүләт автоинспекциясе төрле чаралар үткәрә. Юл йөрү кагыйдәләрен тупас бозу очракларын ачыклау һәм кисәтү өчен махсус оператив-профилактик рейдлар даими оештырыла. Каршы як хәрәкәт полосасына чыгу, шулай ук балаларны йөртү кагыйдәләрен бозу кебек җитди хокук бозуларны кисәтүгә юнәлдерелгән рейдларга өстенлек бирелә.
Моннан тыш, автоинспекторлар автотранспорт предприятиеләре хезмәткәрләре, хезмәт коллективлары һәм район халкы белән аңлату эшләре алып бара. Җәяүлеләргә тәүлекнең караңгы вакытында һәм күрү мөмкинлеге чикләнгән шартларда яктылык кайтаргыч элементлар куллану кирәклеге искәртелә.
Дәүләт автоинспекциясе юл хәрәкәтендә катнашучыларны кагыйдәләрне төгәл үтәргә, юлда игътибарлы һәм сак булырга чакыра. Һәр йөртүче һәм җәяүле үз иминлеге өчен генә түгел, ә башка юл хәрәкәтендә катнашучыларның тормышы һәм сәламәтлеге өчен дә җаваплы булуын истә тотарга тиеш.

Альбина Вәлиева
MAX
