Түбән Камада полиция хезмәткәрләре подъезддан самокат урлауда шикләнелүче 60 яшьлек ир-атны бер тәүлек тә үтмәстән ачыклаган һәм тоткарлаган.

Вакыйга Тын Аллея урамындагы йортларның берсендә булган. 18 яшьлек егетнең подъездда калдырган самокаты юкка чыккан. Зыян күрүче китерелгән матди зыянны 17,5 мең сум дип бәяләгән.

Россия Эчке эшләр министрлыгының Түбән Кама районы буенча идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, әлеге факт буенча ир-атка карата Россия Федерациясе Җинаять кодексының 158нче маддәсе («Урлау») нигезендә җинаять эше кузгатылган.

Полиция хезмәткәрләре урланган самокатны тапкан. Ул хуҗасына кайтарылган.