Түбән Кама Халыклар дуслыгы йортында тәмле һәм күңелле бәйрәм — «Кайнатма көне» узды. Хуҗабикәләр үзләре әзерләгән төрле кайнатмалардан авыз иттереп, кунаклар белән яраткан рецептлары һәм пешерү серләре белән бүлеште.
Балачактан таныш җиләк кайнатмасы да, үзенчәлекле тәмнәр белән әзерләнгән татлы ризыклар да бәйрәм табынын бизәде. Инҗир белән әстерхан чикләвеге кушылган, лаванда тәме белән баетылган өрек кайнатмасы аеруча кызыксыну уятты.
Кунаклар төрле кайнатмалардан авыз итеп кенә калмады, аларны әзерләү үзенчәлекләре белән дә кызыксынды. Кайсы җиләккә күпме шикәр салырга, кайнатманы ничек хуш исле һәм куе итеп әзерләргә — мондый сорауларга тәҗрибәле хуҗабикәләр җавап бирде.
Бәйрәм җыр-бию һәм күңел ачу белән дәвам итте.
Альбина Вәлиева
MAX
