«Сөенеч» театры артистлары «Беренчеләр йорты»нда җыелып, җәйге эшчәнлеккә нәтиҗә ясады һәм яңа сезон концепциясен раслады. Очрашуда «Беренчеләр йорты» җитәкчесе Юлия Клюгэ да катнашты.
Яңа сезонда театр коллективы тамашачыларга төрле темаларга багышланган спектакльләр тәкъдим итәчәк. 22 октябрьдә укучылар өчен юл хәрәкәте кагыйдәләренә багышланган махсус тамаша күрсәтеләчәк.
Шунысы да игътибарга лаек: театр коллективына яшь артистлар кушылды. Алар яңа сезонда тамашаларда актив катнашачак.
Гөлия Нигъмәтуллина
MAX
