Туфан Миңнуллин исемендәге Түбән Кама татар дәүләт драма театры каршындагы «Апуш» татар балалар театр студиясе филиалына сайлап алу кастингы узды. Төрле яшьтәге балалар жюри алдында сәхнә осталыгын һәм иҗади сәләтләрен күрсәтте.
Кастингта катнашучыларның чыгышларын «Апуш» татар балалар театр студиясе җитәкчесе, актерлык осталыгы остазы Алия Фәйзрахманова һәм Туфан Миңнуллин исемендәге Түбән Кама татар дәүләт драма театры артистлары бәяләде.
Кайбер балалар сәхнәдә үзләрен иркен тотуы белән аерылып торса, икенчеләре иҗади биремнәрне үзенчәлекле итеп башкаруы белән игътибарны җәлеп итте.

«Апуш» студиясе — Татарстанда балаларны татар театрына җәлеп итүгә юнәлдерелгән проектларның берсе. Аның филиалы яшь талантларга иҗади мөмкинлекләрен сынап карарга, сәхнә осталыгын үстерергә һәм татар театр сәнгате белән якыннан танышырга ярдәм итә.
Альбина Вәлиева
MAX
