«Ковер» яшьләр үзәгендә «Түбән Кама гүзәле һәм батыры» бәйгесенең сайлап алу этабы узды. 17 катнашучы үзләре белән таныштырды, иҗади сәләтләрен күрсәтте һәм жюри сорауларына җавап бирде. Бәйгенең төп максаты — яшьләр арасында татар теленә һәм милли мәдәнияткә мәхәббәт тәрбияләү.

Катнашучылар арасында «Адымнар» гимназиясенең 9нчы сыйныф укучысы Аделина Моисеева да бар. Ул татар телендә иркен аралашуын һәм милли мәдәнияткә кызыксынуын күптелле, күпмәдәниятле мәктәп мохите белән бәйли. «Түбән Кама гүзәле» бәйгесендә беренче тапкыр катнаша. Аның өчен бу — сәләтләрен күрсәтү һәм татар кызына хас сыйфатларны ачып бирү мөмкинлеге.

«Минем өчен чын татар кызы тырыш, игътибарлы булырга тиеш. Ул үзенең мәдәниятен һәм телен яратырга тиеш», — дип саный Аделина Моисеева.

Бәйгедә мәктәп укучылары, студентлар һәм эшләүче яшьләр катнаша. Алар үзләре турында сөйләде, иҗади чыгышларын тәкъдим итте һәм жюри сорауларына җавап бирде. Кемдер шигырьләр яза, кемдер җырларга ярата. Катнашучыларның кайберләре гаиләдә татар телен саклауга аерым игътибар бирә.

«Без гаиләдә, өйдә татарча сөйләшәбез, бер-беребезгә төрле тарихлар сөйлибез, концертларга йөрибез, җырлыйбыз», — дип уртаклашты бәйгедә катнашучы Александр Ямашев.

«Түбән Кама гүзәле һәм батыры» бәйгесе 2007 елдан бирле үткәрелә. Ул матурлык һәм сәләтне генә түгел, милли традицияләрне саклауны һәм яшьләрдә туган телгә кызыксыну уятуны да максат итә.

«Әлеге бәйгенең максаты — яшьләребездә татар телен үстерү, татар мәдәниятенә мәхәббәт уяту», — дип билгеләп үтте «Ковер» үзәгенең яшьләр белән эшләүче белгече Елена Чернова.

Бәйгенең гала-концерты 13 ноябрьдә узачак. Анда җиңүчеләрнең исемнәре билгеле булачак.