Һәйкәлнең урнашачак урыны да ачыкланды: ул «Пирамида» мәдәни-күңел ачу комплексы янында, Илһам Шакиров исемендәге скверда урнаштырылачак. Бу скверга бөек җырчының исеме узган елның апрелендә, аның тууына 90 ел тулу уңаеннан бирелгән иде. Һәйкәлнең скульпторы — Денис Мельников.
Мәгълүм булганча, Илһам Шакиров һәйкәле авторы конкурс нәтиҗәсендә сайлап алынган. Денис Мельников — Казан халкына яхшы таныш. Ул шулай ук Фатих Кәрим һәйкәле авторларыннан берсе. Аның тагын бер эше, Захар Карамян белән автордашлыкта, сугыш темасына язылган «Таганнар» («Качели») монументы Белгород өлкәсендә урнашкан.
Казанда Илһам Шакиров истәлегенә багышланган берничә урын бар. «Казан Экспо» халыкара күргәзмәләр үзәгенең 3 мең тамашачыга исәпләнгән концерт залы җырчы исемен йөртә. Николаев урамында, 5нче йортта, Илһам Шакиров 1974-2005 елларда яшәгән, шуңа күрә йорт фасадында мемориаль такта урнаштырылган. Казан урамнарының берсе дә аның исеме белән аталган. Шәһәрдә шулай ук аның исемендәге музыкаль белем бирү учреждениесе дә эшли.
Гөлия Нигъмәтуллина
MAX
