Туфан Миңнуллин исемендәге Түбән Кама татар дәүләт драма театрының «Таң вакыты» спектакле IX «Мин – театр» Бөтенроссия моноспектакльләр фестивалендә беренче дәрәҗә лауреат исеменә лаек булды. Сәгыйть Рәмиев шигыре буенча куелган моноспектакльдә бердәнбер рольне Алмаз Хөсәенов башкара.
«Таң вакыты» — гадәти булмаган сәхнә әсәре. Биредә сүзләр юк: шагыйрьнең кичерешләре һәм уй-фикерләре артистның хәрәкәтләре, гәүдә пластикасы аша ачыла. Экранда исә эзәрлекләүләргә дучар булган, халыкның милли уянуы һәм туган телнең яңарышы турында хыялланган авторның тормышына кагылышлы тарихи мәгълүматлар күрсәтелә.
Образны сүзсез генә гәүдәләндерү артисттан зур осталык һәм тырышлык таләп итә. Алмаз Хөсәенов Сәгыйть Рәмиевнең халыкны уяту, милли үзаңны ныгыту, туган телне һәм рухи кыйммәтләрне саклау омтылышын тамашачыга хәрәкәтләр аша җиткерә.
Бу җиңү — артист Алмаз Хөсәенов, режиссёр Туфан Имамутдинов һәм бөтен иҗат төркеменең уртак хезмәт нәтиҗәсе.
Альбина Вәлиева
MAX