Күңелдә йөрткән хисләрне җыр, шигырь яки сәхнә аша җиткерү мөмкинлеге бар. Түбән Камада махсус хәрби операциядә катнашучылар, аларның якыннары һәм волонтерлар өчен «Геройлар истәлегенә тугрыбыз!» дип исемләнгән иҗат фестиваль-конкурсы оештырыла.
Катнашучылар үзләрен сигез номинациядә сынап карый ала. Җыр башкару, авторлык шигырьләрен уку, бию, театраль чыгышлар һәм патриотик видеоклиплар әзерләү — бәйгедә тәкъдим ителгән иҗат юнәлешләре шундый.
Конкурста катнашу өчен гаризалар 13 ноябрьгә кадәр ng-art-nk@yandex.ru электрон почтасы аша кабул ителә. Хатның темасында «Махсус хәрби операциядә катнашучыларның, аларның гаилә әгъзаларының һәм волонтерларның иҗат фестиваль-конкурсы» дип күрсәтергә кирәк.
Бәйгенең барлык катнашучылары дипломнар белән бүләкләнәчәк. Ә һәр номинациядә иң яхшы дип табылганнарны дипломнар һәм кыйммәтле бүләкләр көтә.
Альбина Вәлиева
MAX