Түбән Каманың Халык иҗаты йортында танылган татар телерадиотапшыруларын алып баручы, журналист, җырчы һәм иҗатчы Зәмирә Рәҗәпова катнашында «Аулак өй» кичәсе узды.

Кичәнең махсус кунагы үзенең тормышы, һөнәри эшчәнлеге һәм иҗат юлы турында сөйләде. Катнашучылар аның истәлекләрен кызыксынып тыңлады, сораулар бирде. Зәмирә Рәҗәпованың моңлы тавышы, артистлыгы һәм дәрте кичәгә аерым ямь өстәде.

Программада милли уеннар, дәртле биюләр, юмор һәм көлке дә урын алды.

«Аулак өй» кичәләре халкыбызның матур гореф-гадәтләрен, моңлы җырларын һәм милли уеннарын искә төшерүгә, аларны киләчәк буыннарга тапшыруга юнәлтелгән. Мондый очрашулар өлкән буын вәкилләрен милли мәдәниятебез тирәсендә берләштерә, аралашу һәм бергәләп ял итү өчен мөмкинлек тудыра.

Оештыручылар хәбәр иткәнчә, алдагы айларда да кунакларны яңа кызыклы программалар көтә.