1 ноябрьдә Түбән Каманың «Мирас» мәдәният йортында Чирмешән районының Әмир авылы клубы театры чыгыш ясаячак. Тамашачыларга Рәдиф Сәгъдинең «Сынган беләзек» мелодрамасы буенча куелган спектакль тәкъдим ителәчәк.

Коллектив Түбән Камадагы Чирмешән якташлыгы җәмгыятенең махсус чакыруы буенча килә.

Тамаша көндезге сәгать 12:00дә башлана. Театр сөючеләрне спектакльне карарга чакыралар.